"Сандугач-Соловей" VI Халыкара вокалчылар конкурсында "Эстрада җыры.Соло" бәйгесендә җирле балалар сәнгать мәктәбе укучылары җиңү яулады.
Кирилл Спичков , Ильяс Зубаеров I дәрәҗә лауреатлар булды. II дәрәҗә лауреат итеп Рәсүл Хәмзин танылды. Аларның җитәкчесе Альберт Хәммадеевка Рәхмәт хаты, ә яшь җырчыларга диплом һәм истәлекле кубоклар тапшырылды.
Котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!