Гаврилов исемендәге музей хезмәткәрләре күчмә шигырь укучылар конкурсы оештырдылар

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

25 февраль көнне П. М. Гаврилова исемендәге музей хезмәткәрләре Шәйхетдинова Л. Д. һәм Шәйхетдинов Д. Д. "Бркем дә онытылмаган, берни дә онытылмаган" дип исемләнгән, укучылар өчен Туган тел көненә һәм РФ театры елына багышланган күчмә шигырь конкурсы үткәрделәр.

Бәйге Кощак урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары арасында узды. Төрле сыйныф укучылары татар, рус һәм инглиз телләрендә шигырьләр укыдылар. Катнашучыларның конкурска иҗади якын килүен күрү аеруча күңелле булды. Кайбер катнашучылар тамашачыларны бигрәк тә үзләренең чыгышлары белән сөендерде, аерым алганда беренче урынга лаек булган Назарова Амелия Сергеевна (1в сыйныф укучысы). Ул шигырь укып кына калмады, үзенең мишкасы белән мини сценка әзерләде.
Конкурс ахырында жюри ярдәмендә өч җиңүче билгеләнде (1,2 һәм 3 урын ). Укучыларга  "Советлар Союзы Герое П. М. Гаврилов музее " муниципаль бюджет учреждениесе исеменнән Мактау грамоталары һәм зур булмаган бүләкләр тапшырылды. Беркем дә игътибарсыз калмады, барлык катнашучыларга да грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International