Яралардан калган шрамнар сугыш турында искә төшерәләр

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Хәзерге вакытта районда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы унөч кеше, Бөек Ватан сугышы ветеранры яши. Алар арасында күптән түгел үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Хәким Минһаҗ улы Гыймадиев та бар. Ул Шәле авылында туып-үскән, кулларына корал тотып фашистларга каршы сугышкан.

Хаким Минһаҗ улын шушы күркәм юбилее белән котларга район башлыгы Илһам Кәшапов килде. Ул юбилярга Россия Президенты исеменнән котлау тапшырды, чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева һәм Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов та котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International