Салым органнарына үзмәшгульләр сыйфатында исәпкә баскан татарстанлылар февраль ахырына 3,5 мең кешегә җиткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләренә Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Анда яңа салым режимы ташламалы ставкаларны 4% һәм 6% күздә тотыла һәм 10 ел дәвамында гамәлдә булачак дип искәрттеләр.
Алар һөнәри керемгә салым (НПД) — өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы булуын ассызыкладылар. Аңа ирекле рәвештә күчәргә була.
«Татар-информ» ИА журналистлары белән әңгәмә вакытында ТР Федераль салым хезмәте идарәсе белгечләре шулай ук рәсми үзмәшгульгә ничек тиз һәм җиңел булырга мөмкин икәнлеген сөйләделәр. Гади һәм аңлаешлы инструкция sntat.ru сайттында урнаштырылган .
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/02/28/643839/