Алда соңгы тур уеннары

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

«Питрәч» ир-атлар командасы Казан «Тимерхан»ын кабул итәчәк. Казанлылар инде күптәннән беренче урынны бирмиләр, бер матчта гына оттырып, үз активында 21 очко җыйдылар, «Идель» - 19, ТХФП -17, һәм безнең егетләрнең 16 очко. Откан очракта яки ничьяга питрәчлеләр өченче урынга күтәреләчәк.
Урыннар нәтиҗәләре буенча ярымфинал парлар билгеләнәчәк.
Бүгенге уен 19.45 сәгатьтә башлана.
Якшәмбе, 3 март көнне, Питрәчтә "Питрәч" һәм "Теләче" командалары арасында " А" төркемендә Татарстан беренчелегенә соңгы уен узачак. Беренче әйләнештә теләчелеләр көндәшләрен 4: 1 исәбе белән җиңеп, көчлерәк булдылар.
Бу командалар уеннары һәрвакыт кызыклы һәм мавыктыргыч көрәштә уза. Боз сараенда хоккей яратучыларны кызыклы уеннар карарга көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International