Казанның бер компаниясе архитекторлары Евгений Сапожников һәм италияле Джанни Россо ленинококушкинлыларга иске мәктәп территориясендә төзеләчәк паркның проектын тәкъдим итте.
Әйтик, тәкъдим ителгән схема буенча, паркта балалар һәм спорт мәйданчыклары, урам сәхнәсе, фонтан, шахмат кебек атрибутикабулачак. Фонтан эчәргә яраклы, күрсәткеч - зур сәгать, шахмат - бик зур, 10 кг. га якын авырлыктагы һәм алар тактасы буенча туры мәгънәсендә йөрергә мөмкин икән.
Презентациядән соң күп кенә сораулар булды, фикер алышулар булды.
Район башлыгы Илһам Кашапов та катнашкан киңәшмә нәтиҗәләре буенча ленинококушкинолылар үз вариантын тәкъдим итәчәкләр, аннары булачак паркның ахыргы планировкасы беергә ясаячаклар дигән карарга килделәр. Әлегә анда кибет яки кафеларны, велосипед юлын төзү идеясе әйтелде. Итальян кунагы активлыклары өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм барлык теләкләрне дә исәпкә алачагын әйтте.