Бүген Питрәч муниципаль районы профсоюз оешмалары координация советы һәм районның эш бирүчеләр арасында 2019-2021 елларга социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Әлеге килешүгә кул куюның максаты - Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, социаль партнерлыкны, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын һәм эшмәкәрлекне тотрыклыландыру һәм үстерү принципларын гамәлгә ашыру.
Килешү - социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга сала торган һәм алар белән бәйле икътисади мөнәсәбәтләрне җайга салуның киләсе өч ел дәвамында район Башкарма комитеты, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр арасында төзелә торган гомуми принципларын билгели торган хокукый акт.