Ел саен үткәрелә торган медсоветта Питрәч медикларын пациентларга кызгану хисе белән карарга чакырдылар

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Питрәчтә узган медсоветта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Елена Әхмәтҗанова, район башлыгы Илһам Кәшапов һәм Питрәч үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ренат Уткельбаев катнаштылар.

Республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләренең гомуми рейтингында безнең район бүгенге көндә 3-4 урында тора. 2017-2018 елларда Питрәч медицина учреждениеләренә бәя сизелерлек артты.
Халыкның табигый үсеше, кан әйләнеше системасы авыруларыннан эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем-китем күрсәткечләре, онкология авыруларыннан, өйдә үлүчеләр санының түбән күрсәткечләре сакланып кала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International