Май чабу бәйрәме нарат урманына да килде, Май чабу бәйрәменең төп катнашучылары - «Шатлык» социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары булды.
Аларның җитәкчесе, академия доценты Владимир Баранов сүзләренә караганда, алар бу социаль учреждениедә еш кунак. Аларның ирекле отряды 23 февраль көнне дә килгән иде. Ул вакытта алар балалар белән «Аҗаган» да уйнады һәм балалар бик күп позитив алды. Май чабу бәйрәме дә бик күңелле үтте. Балалар һәм яшьләр, приют хезмәткәрләре бергә әйлән-бәйлән әйләнделәр, чанада шудылар, конкурсларда катнаштылар. «Селяне» һәм «Калинушка» иҗат ансамбльләре катнашучыларга дәртле җырларын бүләк итте. Бәйрәм балаларны атта йөртү белән тәмамланды. Балаларга бу сюрпризны волонтерлар әзерләгән инде.