Кышны озатабыз, язны каршылыйбыз

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Урамда ак-ак әле, әмма иртә таңда беренче язгы кояш нурлары күренә, тиздән кар эри башлый, урамнар буйлап гөрләвекләр агыла, беренче яшел үлән күренә.

Питрәчлеләрне кышны бергәләп озатырга һәм көтеп алынган язны каршыларга чакырабыз.

Бәйрәм якшәмбе көнне, 10 мартта, Наратлык урманында узачак. Кунакларны халык уеннары, театральләштерелгән тамаша, күңелле конкурслар һәм ярышлар, артистлар һәм вокал коллективлары чыгышлары, лотерея уены, кар чанасында шуу һәм башка бик күп нәрсәләр көтә. Шулай ук питрәчлеләрне коймак, пылау, шашлык белән сыйлаячаклар.
Гаиләгез белән Май чабу бәйрәменә килегез, матур һава торышы белән хозурланырсыз һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алачаксыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International