Һәр хәрәкәт эшләнгән, һәр гамәл бәла-казага очраган кешеләргә тизрәк ярдәм итү, бер генә кыйммәтле секундны да югалтмыйча, сәламәтлекне һәм тормышны саклап калу өчен юнәлтелгән.
Күптән түгел питрәчлеләргә реаль гадәттән тыш хәлләрне бетерү вакытында гына түгел, ә тыныч шартларда коткаручылар эшен күзәтү мөмкинлеге бирелде. Безнең районда МЧС хезмәткәрләренең республика ярышларының финалы узды.