Көндәлек һава торышы. 2019 елның 7 мартына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 7 мартында Татарстан Республикасы территориясендә:

- төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил 15-18 м/с, буран.

- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык көтелә .

2019 елның 7 мартына

2019 елның 6 март 18 сәгатьтән 7 март 18 сәгатькә кадәр

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә бераз кар, көндез явым-төшемсез.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с тизлектә.  

Төнлә минималь һава температурасы -10..- 12, аязган вакытта-14º;

көндез максималь һава температурасы -4..-6 .º

Юлларда көчле бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава.      

Төнлә һәм иртән кар, юеш кар, урыны белән буран; көндез явым-төшемсез.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 7-12, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә

18 м / с кадәр.  

Төнлә минималь һава температурасы -7..- 12, аязган вакытта-16º;

көндез максималь һава температурасы -3..-8 .º

Юлларда көчле бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International