Бәйрәм алды, язгы март көнендә район мәдәният йорты бинасында күп еллар тату гомер итүче парларны хөрмәтләделәр.
Шигалидән Ринат Бари улы һәм Гөлсирә ханым Ахмеровлар быел алтын туйларын - 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәләр. Ринат Бари улы озак еллар производствога өйрәтү мастеры булып эшли, ә Гөлсирә ханым - кадрлар бүлегендә. Алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер аларның тормышын тагын 6 оныклары һәм 1 оныкчыклары да бизи.
.jpg)