Питрәч Мәдәният йортында аншлаг иде

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. 

Талантлы балалар коллективлары кунакларны ишек төбендә үк чәчәкләр, шарлар, скрипка моңы белән каршы алды. Сәхнәдә питрәчлеләр матур бию һәм музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар, шулай ук концертка Татарстанның танылган артистлары да килгән иде. Зал тулы иде, кайберәүләр хәтта урыннар да җитмәде. Тамашачылар бәйрәмнән иң күңелле һәм шатлыклы тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International