Наратлык урманындагы стадионда иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе - Май чабу бәйрәме узды. Район интернат-мәктәбе пешекчеләре пешергән тәмле коймак, күңелле җырлар белән Питрәчтә кышны озаттылар. Питрәчлеләр рәхәтләнеп ял иттеләр-җырладылар, биеделәр, конкурсларда катнаштылар, призлар оттылар.