9-10 март көннәрендә Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә "Иҗади уңыш - 2019" Халыкара конкурс-фестивале узды. Анда Пановка балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр лауреатлар булдылар.
Гобәйдуллина Фирүзә I дәрәҗә лауреаты, Кошель Нелия II дәрәҗә лауреаты, Валеева Валерия III дәрәҗә лауреаты.
Вокал укытучысы Ямщикова Валентина Валерьевнага ел саен үткәрелә торган "Иҗади уңыш-2019" халыкара фестиваль - конкурсында катнашучыларны әзерләүдә югары һөнәри дәрәҗәдә әзерләгән өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
"Юл dance" кече төркем (Иске Шигали) хореография коллективы да "Иҗади уңыш - 2019" Халыкара конкурс-фестивалендә актив катнашты.