"Шатлык" приютында тегүче һөнәре темасына һөнәри юнәлеш бирүче дәрес узды.

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ахуджанова Р. С. өлкән төркем балалары белән "тегүче һөнәре"темасына һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты: тәрбияләнүчеләрнең тегүче һәм модельер һөнәре турында күзаллауларын киңәйтү; һөнәрне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итү.

Дәрестә балалар тегүче һөнәре турында бик күп яңа мәгълүмат алдылар. Балалар актив эшләделәр: төрле һөнәрләр турында табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, игътибар һәм хәрәкәтне координацияләүне билгели торган тест уздылар. Шулай ук үзләрен дизайнер ролендә сынап карадылар һәм үз кием модельләрен кордылар.

Дәрес яхшы дәрәҗәдә узды, куелган максатларга ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International