Питрәчтә сирена һәм тревога сигналлары яңгыраячак, тик паникага бирелмәскә

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Безнең район гражданнар оборонасы буенча киң күләмле өйрәнүләргә әзерләнә.

Хәзерге вакытта гражданнар оборонасы штабы, эвакуация органнары, район гражданнар оборонасы службалары һәм территориаль формированиеләр тарафыннан әлеге укуларны әзерләү һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы буенча чаралар бүлеге башлыгы урынбасары Наил Гәрәев методик һәм практик ярдәм күрсәтә.
Өйрәнүләр 28 мартта узачак. Бу көнне питрәчлеләр гражданнар оборонасына хәбәр итү сигналларын ишетә алалар, тик паникага бирелергә кирәкми – барлык сигналлар да өйрәтүләр кысаларында яңгыраячак. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Гражданнар оборонасы хәбәр итү сигналларын һәм алар буенча ничек эшләргә кирәклеген һәркем белергә тиеш. Алар барысы биш: «Игътибар һәркемгә!» , «Һава тревогасы», «Һава тревогасы тәмам», «Радиацион куркыныч» «Химик тревога».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International