Питрәч мәктәбе укытучысы Валентина Матвиенко белән очрашуда районны тәкъдим итте

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның мартында Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе В. И. Матвиенко авылның социаль өлкәсе хезмәтчәннәре белән очрашты.

Миңа Татарстан Республикасы һәм безнең Питрәч муниципаль районы данын Россия Федерациясенең 78 субъектыннан җыелган очрашуда тәкъдим итү бәхете елмайды. Әлеге чарада социаль өлкәнең актуаль мәсьәләләре каралды: авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм тормыш сыйфатын күтәрү, социаль өлкәдә эшләүче квалификацияле кадрлар әзерләү, шулай ук авылда белгечләрне, беренче чиратта яшьләрне беркетү өчен кирәкле шартлар тудыру.
Төрле милләт вәкилләре белән аралашып, үзем өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә алдым. Алар барысы да, авыл хезмәтчәннәре: укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, бик кызыклы кешеләр. Эш нәтиҗәле булды, 2 ирекле микрофон бирелде. Катнашучылар үзләренең мөһим проблемалары турында сөйләделәр һәм аларны чишү юлларын тәкъдим иттеләр. В. И. Матвиенконың авылның социаль өлкәсе вәкилләре белән турыдан-туры аралашуы урыннардагы эшләрнең реаль торышын белү мөмкинлеге бирде. Валентина Ивановна белән турыдан-туры аралаштым һәм авылның социаль өлкә мәсьәләләре башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнарының һәрвакыт игътибар үзәгендә булуын аңладым.
Очрашуда катнашучылар резолюция проектын кабул итте, анда авыл территорияләрен социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән федераль законнар проектларын киләчәктә карау, кабул итү һәм хуплау өчен тәкъдимнәр бирелде.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе В. И. Матвиенко белән ел саен үткәрелә торган мондый очрашулар традициягә әйләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International