15 март көнне легендар җырчы Әлфия Авзалова кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова Питрәч районында булды.
Ул күптән түгел дөнья күргән китап бүләк итү өчен район башлыгы Илһам Кашапов белән очрашты.
Китап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган бөек җырчы истәлеген мәңгеләштерү программасы кысаларында бастырып чыгарылды. 21 февральдә Казан Ратушасында аның презентациясе булды.
Бу уникаль басма өч өлештән тора. Беренче өлешкә 1995 елда аерым китап дөнья күргән җырчының истәлекләре керде. Икенче өлештә җырчының талантын хөрмәт итүчеләр хатирәләре белән танышырга мөмкин. Китап шулай ук нотно-текст материалы, аудиозаписьлы диск (Әлфия Авзалова репертуарыннан 100 җыр), шәхси архивтан фотоматериаллар да бар.
Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова әлеге уникаль китапның бер нөсхәсен Илһам Кашаповка бүләк итте. Шулай ук Питрәч сәнгать мәктәбенә һәм районның үзәк китапханәсенә дә бүләк итте.