Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе гражданнарга торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә аларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү буенча консультация үткәрәчәк

2019 елның 16 марты, шимбә

«Торак – коммуналь хуҗалыгында сезнең хокукларыгыз - аларны якларга өйрән» проектын тормышка ашыру кысаларында һәм гражданнарның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат җиткерү эшен оештыру максатыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба-идарә) Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләргә видеоконференция форматында консультация үткәрә. Видеоконференция режимында консультация бирү 2019 елның 17 апрелендә идарә бинасында түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Б. Красная урамы, 30 йортта 14.00 сәгатьтән 15.00 сәг. кә кадәр үткәрелә. 

            Катнашу өчен Rpn.pestrecy@tatar.ru электрон адресы буенча яки Питрәч авылы, Казан урамы,8 йорт адресы буенча, 3-25-30 телефоны аша  Ф. И. О, яшәү адресын, мөрәҗәгать итү темасын бирергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International