2019 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.
"Кайнар линия" телефоны кысаларында гаилә иминсезлеге ситуациясенә, аны булдырмау буенча профилактик чараларга, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның хокукларын саклауга, гаилә низаглары ситуациясендә бала хокукларын саклауга кагылышлы сораулар бирергә мөмкин булачак.