Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау өлкәсендә электрон рәвештә иң кирәкле социаль хезмәтләр гамәлгә ашырылды.
Электрон хезмәтләр һәм сервислар исемлеге порталның төп битендә «Социаль яклау», «Хезмәт һәм мәшгульлек» бүлекләрендә урнаштырылган. Социаль яклау органнарына шәхси мөрәҗәгать итмичә хезмәт күрсәтү шарты булып Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында стандарт хисап язуын теркәү тора. Болар esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча башкарыла.
uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында хезмәтләр һәм сервислар исемлеге
Социаль яклау
Хезмәт һәм мәшгульлек