Яшь белгеч рәхмәткә лаек булды

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин кул куйган Рәхмәт хаты белән Питрәчнең «Татэнергосбыт - бердәм исәп-хисап үзәге" ҖЧҖ башлыгы бүләкләнде.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Игорь Товкалевкә рәхмәт белдерелде.
Игорь Товкалев- Питрәч беренче мәктәбен тәмамлап, Казан федераль университетының икътисад һәм финанслар институтына укырга керә. Дипломны уңышлы яклаганнан соң, туган илгә бурычын бирде – Балтыйк буе флотында хезмәт итте. Кайтканнан соң егет хисапчы булып Бердәм исәп-хисап үзәгенә эшкә урнаша. Кыска гына вакыт эчендә ул үзен белемле белгеч һәм җаваплы хезмәткәр буларак танытты, ярты елдан соң аны вазифасында күтәрделәр. Игорь Товкалев өч ел дәвамында Питрәч ЕРЦ ын җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International