Тавыш бирүдә катнашучылар бөтен Татарстан буенча 191 объект арасыннан сайлап ала яисә үз вариантын тәкъдим итә алалар.
Мондый сораштыру беренче тапкыр 2018 елда үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча йөзгә якын объект 2019 елга төзекләндерү программасына кертелгән иде.
Питрәчлеләр шулай ук Питрәч районы территориясендә 2020 елга төзекләндерү программасына нинди объектлар кертелергә тиеш дигән фикерләре белән уртаклаша алалар. Богородское авылында алма бакчасы, Питрәч авылында балалар паркы белән берлектә чокырны төзекләндерү, Ленино-Кокушкино авылында Җиңү паркы, Мишә елгасы яр буе һәм Питрәч авылында "Осиново" паркы өчен тавыш бирә алалар. Үз вариантыңны да тәкъдим итәргә була.
Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында, социаль челтәрләрдә, социологик сораштырулар аша һәм иҗтимагый фикер алышулар барышында 2019 елның 15 апреленә кадәр уза.