Мөкдисә Низам кызы үзенең олы юбилеен яраткан, кайгыртучан балалары, оныклары һәм күпсанлы туганнары янәшәсендә каршы алды.
Ул Биектау районының Олы Кавал авылында туып-үскән, гомеренең күп өлешен кичергән. Сигез ел элек Питрәчкә кызы Гөлфия һәм кияве Данил Сагировлар гаиләсенә күчеп килгән. Ни кызганыч,Мөкдисә Низам кызы берничә ел буе урын өстендә ята. Шуңа да карамастан, ул өч баласы, 12 оныгы һәм 5 оныкчыгы өчен яраткан һәм кадерле әни.