"Районның барлык балалар бакчалары Билингваль»

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Питрәчнең "Айгөл" балалар бакчасы базасында «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү" Республика фәнни-гамәли семинары узды. Анда республиканың якындагы районнарыннан килгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең илледән артык хезмәткәре катнашты.

Ике телне камил белгән балалар яки билингваль балалар тәрбияләү - бүгенге көн әти-әниләренең хыялы. Чөнки бүген барлык өлкәләрдә дә телләр белүче кешеләр бәя ала. Шуңа күрә аларны хәзер балалар бакчасында ук өйрәнә башлыйлар. 
- Хәзерге вакытта безнең районда барлык балалар бакчалары билингваль, ә кайберләре хәтта полилингваль балалар бакчалары, рус һәм татар балалары белән беррәттән инглиз телен дә өйрәнәләр, - ди район мәгариф бүлеге методисты Ирина Чихирева.
"Айгөл» балалар бакчасында семинар көнендә хезмәттәшләренә сабыйларның татар телен ничек өйрәнүләрен күрсәттеләр.
- Татар теле белән танышу кечкенәләр төркемендә гадәти уеннар барышында башлана, ә урта төркемнәрдә балалар татар теленнән режимлы моментлар вакытында файдалана башлыйлар. Өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә инде махсус дәресләр уза, - дип сөйләде безгә татар теле укытучысы Альбина Фадеева.
Педагогтан тыш, укыту процессында тәрбиячеләр дә катнаша. Алар алдында мөһим бурыч тора: балалар белән даими рәвештә өйрәнелә торган сүзләрне кабатлау. Тел өйрәтү процессы мавыктыргыч, кызыклы һәм үстерүче булсын өчен биредә һәрвакыт ачык һәм матур итеп бизәлгән материаллар кулланалар. Аларны да кунакларга күрсәттеләр, бай күргәзмә зур кызыксыну уятты.
Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең урта төркеме кунаклар өчен солдатны армиядән каршы алу турында тамаша әзерләде. Аның вакытында балалар нәкъ менә конкрет темалар буенча нинди сүз запасы туплап өлгерүләрен күрсәттеләр.
- Шигырьләр һәм җырлар өйрәнү дә баланың сөйләмен үстерүгә ярдәм итә, - ди аларның тәрбиячесе Фәния Шакирова. - Ә уенда барысы да җиңелрәк истә кала.
Билингваль Мәгарифтәге балалар бакчасы эшен педагогика фәннәре кандидаты, Казан инновацион университеты доценты Зифа Зарипова бәяләде.
- Мондый семинарларны без республиканың һәр районында үткәрәбез. Монда билингваль белем бирү безнең өчен иң төп норматив документ - мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә алып барыла, - дип йомгак ясады ул.
Өстәвенә, Зифа Мирхәт кызы семинарда катнашучыларга берничә мөһим киңәш һәм рекомендацияләр бирде, уңышлар теләде, чөнки «Айгөл» балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы»исеме өчен республика конкурсында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International