Питрәчтә халык традицияләрен саклау буенча семинар уза

2019 елның 26 марты, сишәмбе

"Татарстан халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы: республика мәдәни-ял учреждениеләрендә ачыклау, саклау һәм актуальләштерү мәсьәләләре".

Шул исем астында район мәдәният йортында мәдәният - ял учреждениеләре хезмәткәрләренең ике көнлек республика зона семинары уза. Семинар программасында Казан укытучылары үткәрә торган төрле мастер-класслар бар. Тыңлаучылар ролендә республиканың сигез районы, шул исәптән Питрәч районының клуб хезмәткәрләре чыгыш ясый. Икенче көн Колай һәм Кощак мәдәният йортлары эше белән танышуга багышлана. Семинарны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының атказанган хезмәткәре Рита Дедюлева ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International