26 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Аграр университет һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән берлектә «АгроНТИ – 2019» авыл мәктәпләре укучылары өчен Бөтенроссия конкурсына багышланган матбугат конференциясе үткәрде.
«Авыл җирлегендә талантлы һәм уйлап табучы балалар күп. Конкурс нәкъ менә аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән дә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин.
Исегезгә төшерәбез, конкурста авыл мәктәпләре һәм Кече шәһәрләр (50 меңнән артык кеше яшәгән) 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурс өч яшь категориясе һәм дүрт юнәлеш буенча үткәрелә:
* Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат идарә итү системалары);
* Агророботлар (электрон автоматлаштырылган идарә итү системалары
авыл хуҗалыгы техникасы);
* Агрокосмос (авыл хуҗалыгында космик сурәтләрне эшкәртү һәм куллану);
• Агрометео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитик).
Конкурста катнашу өчен әзер уйлап табуларны тәкъдим итү таләп ителми. kids.agronti.ru сайттында теркәлү дә җитә, анкетаны 1 апрельгә кадәр тутырырга. Өстәвенә, һәр катнашучы барлык дүрт юнәлеш буенча да теркәлергә мөмкин. Читтән торып катнашу этабы кысаларында 1 апрельдән 25 апрельгә кадәр катнашучылар тест узачак һәм яшь төркемнәрен исәпкә алып сайлап алынган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Читтән торып этапны уңышлы узган балалар Казанда 13-14 май көннәрендә аграр университет базасында узачак төбәк этабына киләчәкләр. Анда мәктәп укучыларына командалы ситуацион бурычлар тәкъдим ителәчәк һәм алар мөстәкыйль рәвештә үзләренең агрокоптерларын, роботларны һәм метеоустройстволарын җыя алачаклар.
Финал ике шәһәрдә: Белгород һәм Әлмәттә 30 августтан 6 сентябрьгә кадәр узачак. Финал этабында җиңүчеләр "Алтын көз-2019" Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлеге алачак һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.
"Читтән торып һәм турыдан-туры төбәк этапларын үткәрү өчен Россия буенча 9 мәйданчыкның берсе итеп Казан дәүләт аграр университеты сайланды. Бүгенге этапка 1000 нән артык гариза керде инде. Әлмәт, Түбән Кама, Актаныш һәм Чүпрәле районнары аеруча актив», - дип билгеләп үтте аграр университетның фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Рөстәм Низамов.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Жанетта Соркина шулай ук авыл мәктәпләре укучылары өчен башка конкурслар һәм программалар турында сөйләде