Күчемсез милек реестрыннан татарстанлылар төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтәләрне ешрак соратып алалар

2019 елның 29 марты, җомга

Татарстанда күчемсез милек Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) иң кирәкле өземтә булып элеккечә күчемсез милек объектына төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар кала. 2018 елда ТР буенча Кадастр палатасы тарафыннан 450 меңнән артык шундый выписка әзерләнде. Бу узган ел учреждение тарафыннан әзерләнгән документларның 34% ын тәшкил итә (2017 елда бу күрсәткеч 33% тәшкил иткән).

Әлеге документ барлык кирәкле мәгълүматны үз эченә ала: объектның адресы, аның кадастр номеры, мәйданы, кадастр бәясе, билгеләнеше, рөхсәт ителгән файдалану төре, хокук ияләренең ФИО, урнашу урыны тасвирламасы һәм планы (җир участогы өчен) һәм башка кирәкле мәгълүматлар.

Бу һәм башка өземтәләрне кәгазь формада да (КФҮ аша «Минем документлар» яисә почта аша), шулай ук электрон рәвештә дә (Росреестр сайты яисә дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша) сорарга мөмкин.

Соратып алынган хокукларны теркәү органы тарафыннан өч эш көне эчендә эшкәртелә. Әгәр запрос «Минем документлар» офислары аша бирелгән булса, эшкәртү срогы 5 көнгә кадәр арта.

ЕГРН нан сугарылган мәгълүматларны кәгазь формада алырга теләгән кешеләр өчен курьер китереп җиткерү мөмкинлеге каралган. Документлар заказ бирүчегә гарызнамәне гамәлгә ашырганнан соң икенче көнне тапшырыла. Казан территориясендә документларны илтеп җиткерүнең әлеге ысулын ТР Кадастр палатасы узган елның сентябреннән башлап күрсәтә башлады. Бүгенге көндә мондый мөмкинлектән 2300 дән артык кеше файдаланган инде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International