"Бәләкәч" вокаль ансамбле коллективы (Питрәч авылы) Казан шәһәренең Ленин мәдәният йортында узган "Уңышка юл" IX халыкара эстрада җыры конкурсында I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Катнашучылар: Мәскәү, Самара, Красноярск, Пермь, Екатеринбург. Призны Мәскәүдән композитор, телепроектта 1 каналның музыкаль эксперты, саунд продюсер, Муз ТВда «Яңа йолдызлар фабрикасы» проектында вокал буенча педагог Антон Коробка тапшырды. Яшь кечкенә булса да, эстрада җырларын башкару осталыгына ия булуларына карамастан, балалар жюрига бик ошады.