Питрәч районында масштаблы өйрәнүләр узды

2019 елның 29 марты, җомга

Районда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча комплекслы өйрәнүләр узды. Сюжет буенча йөзү бассейнының януы, зур юл-транспорт һәлакәте, шулай ук берничә авыл җирлегендәге йортларны су баскан. Питрәч районы буенча барлык ашыгыч оператив хезмәтләр – ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция, янгын сүндерү-коткару, газ хезмәте, Челтәр компаниясе, ашыгыч медицина ярдәме җәлеп ителде.
Комплекслы өйрәнүләр җитәкчеләре җирле хезмәтләрнең эшенә уңай бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International