Питрәчлеләр күренекле якташны юбилее белән котладылар

2019 елның 29 марты, җомга

28 мартта Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрының баш режиссеры, якташыбыз Ренат Әюпов 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Истәлекле дата уңаеннан ул Камил Кәримов пьесасы буенча куелган "Шәй-бү! Шай-бу!".
Спектакль башланганчы Ренат Әюповны юбилее белән Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов котлады. Ул режиссерга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Рәхмәт хаты тапшырды.
Шулай ук үзенең күренекле якташын питрәчлеләр дә котлады. Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов исеменнән котлау адресын юбилярга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фазылҗанов тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International