Республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең беренче язгы ярминкәсе узды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Шимбә көнне Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәр Башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. 

Арча, Әтнә, Актаныш, Балтач, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән, Питрәч, Балык Бистәсе һәм башка районнарның авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре азык-төлек һәм товарлар алып килгән иде. 

Ярминкәләрдә сәүдә кояшның беренче нурлары белән башланып китте, ә иртәнге алтыга кадәр мәйданчык сатып алучылар белән тулган иде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә гадәттәгечә шәһәрдә яшәүчеләр файдалана. Биредә ит, балык, сөт, май, бал, колбасалар, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, шикәр комы, он һ.б. сатып алырга мөмкин. Хәләл продукция дә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International