РФ Генераль прокуроры кушуы буенча Питрәч районы прокуратурасы гражданнардан каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен ике тапкыр түләү алу фактларын тикшерү оештырды.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан Россиядә калдыклар белән эш итүнең яңа системасы эшли башлады. ТКХ квитанциясендә, гыйнвардан башлап, " чүп чыгару»графасы барлыкка килде. Түләү бер квадрат метр өчен түгел, ә кешедән алына.
Тикшерү максаты - йорт милекчеләреннән каты коммуналь калдыкларны утильләштергән өчен бер үк вакытта түләү алу фактларын идарәче оешмалар һәм төбәк операторлары ачыклау. Әлеге мәсьәлә буенча халыкның актив позициясен исәпкә алып, прокуратура гражданнарга һәм эксперт берләшмәләренә каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен икеләтә түләү исәпләү фактлары турында прокуратура органнарына хәбәр итүне сорап мөрәҗәгать итә.