30 марттан 1 апрельгә кадәр Казан шәһәре мэриясе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәме белән Гайдар ис. татар милли мәдәният үзәгендә "Ягымлы Яз-2019" ХХVII Республика яшьләр фестивале узды.
Конкурс яшьләрнең иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. "ЮлDance" хореография коллективы өлкән төркем (Иске Шигали авылы) профессиональ студентлар арасында өченче урынны яуладылар.
Шулай ук фестивальдә "Гармония" вокаль ансамбле - 2 дәрәҗә лауреат, Адилә Гарипова "Декоратив-гамәли иҗат" номинациясендә 3 дәрәҗә лауреат ( Ленино-Кокушкино авылы) исеменә лаек булдылар.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!