Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары өчен "Бер-берсенә ярдәм итик" клубы кысаларында очрашу уздырганнар.
Дәрес ата-аналар арасында «Бүлбеләрне тапшыр» уен формасында танышудан башланды.
Шулай ук ата - аналар «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында балалар белән эшләү технологияләре белән таныштылар - ул Ком терапиясе, Монтессори технологиясе, коры бассейн, Лекотека технологиясе һәм тд.
Очрашу дустанә атмосферада узды, ата-аналар үзләренең казанышлары һәм проблемалары белән уртаклаштылар, алдагы уртак эш турында тәкъдимнәр керттеләр.