Көндәлек һава торышы. 2019 елның 2 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- 3 апрель төнлә һәм көндез, 2019 елның 4 апрель төнендә төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда-3 апрель төнлә һәм көндез 18 метрга кадәр)),

- 3 апрель көнне төнлә-иртән көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән буран, юлларда бозлавык.

2019 елның 3 апреленә

2019 елның 2 апрель 18 сәгатьтән 3 апрель 18 сәгатькә кадәр

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнчыгыштан 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 18 м/с кадәр.  

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..- 4, көндез максималь һава температурасы +4 .º.+6 .º

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава.

Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән кар, юеш кар, көндез яңгыр, төнлә һәм иртән буран.

Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 9-14 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә.  

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..+2, төньяк районнарда һәм аязган вакытта-7, көндез максималь һава температурасы +2 .º.+7 .º

Төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International