4 һәм 5 апрельдә Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районында «Питрәч-Арена» боз сарае базасында (Казан ур., 13) «Дивизион В»ТР Студентлар хоккей лигасы беренчелеге кысаларында хоккей буенча финал ярышлары узачак.
"В" дивизион беренчелеге ярышларында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының 6 хоккей командасы катнашачак: Саба аграр көллияте, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Әлмәт политехника техникумы, Түбән Кама педагогика көллияте, П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте, Казан педагогика көллияте.
Шуны да искәртик: ТР Студентлар хоккей лигасының «В» дивизион беренчелеге финал ярышларында беренче, икенче һәм өченче урын алган командалар спорт инвентаре һәм җиһазлары алу өчен 110 000 сум, 90 000 сум һәм 70 000 сум күләмендә акчалата сертификатлар алачак. Шулай ук 4 урын алган команда 30 000 сумлык сертификат белән бүләкләнә.
Турнирны оештыручылар: Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, «Буревестник» физкультура-спорт җәмгыяте, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты.
ММЧ аккредитацияләү мәсьәләләре буенча: "Буревестник" МФСО матбугат хезмәте җитәкчесе Анастасия (837 618 90 60)