Иске Шигали авылында "Царево утары" торак комплексында күптән көтелгән "Ивушка"балалар бакчасын ачу тантанасы булды.
- Яңа балалар бакчасы - күп кенә ата-аналарның хыялы. Бу яңа заманча бина, анда балалар өчен уңай шартлар тудырылган. Кыскасы, биредә балачагыбызны күпьяклы һәм гармонияле үсешкә ярдәм итүче бәхетле һәм шатлыклы итү өчен бөтен нәрсә дә бар, - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов ачылу тантанасында.
Балалар бакчасы ачылу нәтиҗәсендә торак комплексында яңа эш урыннары да барлыкка килде, яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 41 кеше эшләячәк.
Сүз уңаенда, быел биредә 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә башлаячак, ул 2020 елда укучылар алдында үз ишекләрен ачачак, шул ук вакытта әлеге торак комплексында 220 урынга исәпләнгән тагын бер балалар бакчасы ачарга планлаштыралар. 2021 елга кадәр безнең районда тагын берничә яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе барлыкка киләчәк: 220 урынлы «Светлый» торак комплексында һәм 140 урынлы Питрәч район үзәгендә балалар бакчасы төзеләчәк. Богородское авылында 120 балага исәпләнгән балалар бакчасы проектлау һәм төзү стадиясендә.
.jpg)