Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына язгы чакырылыш 1 апрельдән старт алды. 30 питрәчле Россия армиясе сафларын тулыландырачак. Аларның күбесе Самара һәм Сочи шәһәрләрендә урнашкан шефлыкка алынган частьләргә хезмәт итәргә китәчәк.
Бүген чакырылыш комиссиясен, комиссия әгъзаларының алдагы хезмәтенә карата әйткән вердиктларын тыңлау өчен 10 бала уза. Килгән кеше турындагы барлык мәгълүматны өйрәнеп, чакырылыш комиссиясе әгъзалары түбәндәге карарларны кабул итәргә мөмкин: гражданны хәрби хезмәткә чакыру, аны альтернатив хезмәткә җибәрү, вакытлыча яки даими нигездә армиягә чакырудан азат итү, кичектерү, запаска күчерү. Соңгы карар өчен чакырылыш комиссиясенең барлык әгъзалары тавыш бирә, ул күпчелек тавыш белән кабул ителә һәм беркетмәгә кертелә.