Арча шәһәрендә «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары тарафыннан җәмәгать контролен гамәлгә ашыру»темасына зона семинар – тренингы узды.
Укуларда Арча, Балтач, Кукмара, Әтнә, Питрәч, Саба муниципаль районнарының иҗтимагый советлары рәисләре һәм әгъзалары, шулай ук район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчеләре катнашты.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы – Мостаев Артур Ренат улы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршындагы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге җитәкчесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы чыгыш ясады.
Чарада район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова, районның Иҗтимагый советы рәисе Наталья Ксенофонтова һәм районның Иҗтимагый советы әгъзасы Ольга Шәрипова катнашты.