Бу көздә Питрәчтә универсаль спорт залы барлыкка киләчәк

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Булачак бина территориясендә эш кайный. Якын киләчәктә, бу көздә, Питрәчтә иркен универсаль спорт залы барлыкка киләчәк.

- Спорт залы республика акчалары хисабына төзелә, - дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов. - Объектны төзү территориясе очраклы гына сайланмаган. Бу участок перспективалы үсеш зонасына керә, әлеге зона мәйданы – 14 гектар. Алга таба биредә мәдәни үсеш Үзәген ачу планлаштырыла, аның идеяләрен тормышка ашыру хәзерге вакытта проектлау стадиясендә. Шулай ук әлеге участокны төзекләндерү пунктлары арасында 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачу, күп фатирлы йортлар төзү дә бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International