Янгын күзәтчелеге хәбәр итә!

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Питрәч районында янгыннар һәм аларда кешеләрнең гомере киселү белән булган начар хәл саклана.

Агымдагы ел башыннан Питрәч районында 15 янгын булган, узган елның шул ук чорында 9 янгын булган. Ел башыннан районда янгыннарда 5 кеше һәлак булган, узган ел һәлак булучылар булмаган.

Ут белән саксыз эш итү, сүндерелмәгән тәмәке, шырпы,  балалар шуклыгы һәм узган елгы коры-сары яну нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин.

Коры үсемлекләрнең януы биналар һәм корылмалар өчен зур куркыныч тудыра, алар торак яки хуҗалык корылмаларына да барып җитәргә мөмкин.

Беренчел янгын сүндерү чаралары булдырырга киңәш итәбез. Әгәр сез шәхси секторда яшисез икән, участокта 200 литрдан да ким булмаган күләмдә су сыйдырышлылыгын урнаштырыгыз, кул астында чиләк, көрәкләр, балта тотыгыз. Әгәр сезнең участокта суүткәргеч булса, аңа сезнең участокның зурлыгыннан да ким булмаган озынлыктагы су сиптерү шлангын кушыгыз. Әгәр дә сез фатирда яшисез икән, порошоклы ут сүндергечләр сатып алыгыз. 

Торакыгызны автоном янгын белдерүчеләре белән җиһазландырыгыз.
Электр хуҗалыкларына һәм җылыту приборларына (мичләргә) вакытында ревизия ясагыз, аларны тиешенчә файдаланыгыз.
Ут белән эш иткәндә, шул исәптән тәмәке тартканда да гадәттән тыш уяулыкны күрсәтегез.
Даими рәвештә балалар белән янгын чыгу куркынычы, аның барлыкка килгән очракта гамәлләр, шулай ук ут белән һәм шырпы белән уйнауның ярамавы турында аңлату әңгәмәләре үткәрәсез.
Кечкенә яшьтәге балаларны һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өйдә караучысыз калдырмагыз, спиртлы эчемлекләрдән файдаланмагыз!

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International