Иске Йорт авылында гомер итүче үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Юбиляр матур бәйрәмен каршы алды.

Һәмминисә Шаһимәрдән кызы Шаһимәрдәнова озак еллар "Ленин байрагы" колхозында эшли. Әлбәттә, аның яшьтәшләре кебек үк, юбиляр авыр, ачы сугыш чорын кичергән. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Ул беркайчан да кияүгә чыкмаган, балалары да юк. Әмма туган көнен ул ялгызлыкта түгел, ә кадерле бертуганнары Әлфия Әскәрова, шулай ук күршеләре белән каршылый. Бу көнне социаль хезмәткәр Сөембикә Дәминова да килгән иде. Һәм, әлбәттә инде, күркәм традиция буенча, озак яшәүчегә район җитәкчелеге вәкилләре дә килделәр, аңа чәчәкләр, бүләк, шулай ук Владимир Путиннан персональ хат тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International