Татарстанның өч районына спорт мәйданчыклары бүләк итәчәкләр

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

4-5 майда Татарстан башкаласында Ак Барс Банкы Казан марафоны - 2019 узачак. Аның кысаларында чараны оештыру комитеты Татарстан Республикасының иң яхшы чабучы муниципаль берәмлеге исеменә конкурс үткәрү турында игълан итте. Ярышлар нәтиҗәләре буенча республиканың өч районында универсаль спорт мәйданчыклары төзеләчәк.

Конкурс лидерлары Казан марафонында теркәлгән катнашучылар санының процент нисбәтен ачыклау юлы белән билгеләнәчәк
Конкурста беренче өч урынны алган лидерлар район территориясендә төзелеш хокукын алалар:

1 урын – мини-футбол кыры;

2 урын – волейбол-баскетбол мәйданчыгы;

3 урын – спорт тренажерлары белән мәйданчыклар.

Катнашучылар санын санау чараның электрон системасы аша башкарылачак, ә районнар рейтингы атна саен марафонның рәсми социаль челтәрләрендә басылып чыгачак.

Катнашу өчен теркәлергә һәм турнир расписаниесе, үзенчәлекләре һәм форматы турында өстәмә мәгълүмат алырга Казан марафонының рәсми сайтында

Катнашучылар санын санау чараның электрон системасы аша башкарылачак, ә районнар рейтингы атна саен марафонның рәсми социаль челтәрләрендә басылып чыгачак.

Катнашу өчен теркәлергә һәм турнир расписаниесе, үзенчәлекләре һәм форматы турында өстәмә мәгълүмат алырга Казан марафонының рәсми сайтында була www.kazanmarathon.org

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International