Питрәчтә яңа спорт залы төзелә

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Районда ялларын кызыклы һәм файдалы уздыру өчен балаларга да, өлкәннәргә дә мөмкинлекләр акрынлап арта бара.

Узган ел бездә кино залы тулысынча яңартылды, яңа заманча бассейн барлыкка килде. Әмма күп кенә питрәчлеләр яңа социаль объектлар, түгәрәкләр һәм секцияләр ачу турындагы яңалыкларны түземсезлек белән көтә. Аларны Питрәчтә универсаль спорт залы төзелүе куандырыр, мөгаен. Һәм аны быел көз ачарга вәгъдә итәләр.

Питрәчтә заманча универсаль спорт залы төзелешенә керештеләр. Анда волейбол, баскетбол, мини-футбол һ.б. спортның иң популяр төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булачак. Зал укыту-тренировка дәресләре үткәрү өчен җайлаштырылган һәм фитнес белән шөгыльләнү өчен тренажерлар белән тәэмин ителәчәк. Биредә спорт ярышлары гына түгел,  районда мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү өчен дә иң кирәкле мәйданчыкларның берсе булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International