Питрәч авылында яшәүче Мария Пилюгинага 104 яшь тулды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Әлеге искиткеч хатын-кыз өлешенә шактый сынаулар туры килде. Ул илебез тормышында глобаль чорларның шаһиты булды.

Октябрь революциясе, гражданнар сугышы, коллективлаштыру, Сталин репрессияләре, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соң хуҗалыкны торгызу, үзгәртеп кору, СССР таркалу - мондый сынаулар берничә язмышка җитәр иде. Моннан тыш, аның шәхси тормышы да җиңел булмаган. Аларның гаиләсен кулак дип игълан итәләр, әтиләре һәм өлкән абыйларын Себергә озаталар, калган кечкенә балалары, хатын-кызлар һәм картлары ачтан үлүгә хөкем итәләр. Беренче булып дөньядан әни китте, озакламый өч энесе белән Маша бер үзе генә кала. Аларны  үлеменнән туганнары коткара: әнинең апасы гаиләсе аларны Казанга алып китә. 

Хәзер Мария Ефимовна берүзе яши, Социаль хезмәткәр Әлфинур Гыйззәтуллина аны карап тора. Ул көнгә берничә тапкыр килә, кечкенә баланы караган кебек карый.

Юбилярны котларга Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе А. В. Хәбибуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Сәхәбиева Р. Р, ветераннар советы рәисе Э. М. Фәйзуллина, «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Хәйруллина Э. И., мөдир Туркунова Ф. И. һәм социаль яклау бүлеге белгечләре килделәр. Мария Ефимовна кунакларны елмаеп һәм күтәренке кәеф белән каршы алды. 
Башкарма комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин юбилярны котлап һәм истәлекле бүләк тапшырды, аңа сәламәтлек теләде. 104 яшендә дә Мария Ефимовна тормыш сөючәнлеген, тере акыл һәм юмор хисен саклап кала. "Мин беркайчан да көнләшмәдем, әле мин җырларга бик яратам, һәм мине яхшы кешеләр чолгап алган - менә шунда инде озын гомерлелек сере", - диде Мария Ефимовна кунакларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International