Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләр Питрәч районында яши һәм эшли

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсы лауреатларын һәм массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды.

Җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсында «Иң яхшы телевизион сюжет» номинациясендә шулай ук «Питрәч хәбәрләре» җирле телеканалының сюжетлары да танылган. Бүләкне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Эгзам Гобәйдуллин кулыннан "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы җитәкчесе Ольга Шәрипова алды.

«Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек» номинациясендә район финанс-бюджет палатасының керемнәр буенча бүлек башлыгы Эльвира Әсгат кызы Гайнетдинова конкурс лауреаты дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

"Кече һәм урта эшмәкәрлек, инвестиция эшчәнлеге субъектларына ярдәм итү " номинациясендә район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Илнур Гатауллович Бикчәнтәев лауреат дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

"Авыл җирлеге, шәһәр муниципаль берәмлеге органының иң яхшы җитәкчесе " номинациясендә Кощаково авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Нургали кызы Саттарова Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International