Механизаторлар үзләренең тимер атларын "җиктеләр" инде

2019 елның 12 апреле, җомга

Бүген аграрийлар басуларга чыгарга вакыт җиткәнне көтеп торалар.

Чәчү кампаниясенә санаулы көннәр калды. Бөтен республикада техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү бара. Махсус комиссия безнең районның берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Кунаклар техниканың, тагылма агрегатларның, чәчү комплексларының әзерлегенә, орлыкларның сыйфатына гына түгел, хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау һәм түләүләренә дә игътибар иттеләр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча акбарслылар иң күп балл җыйды – 40 мөмкин булган 39 баллның 39ы. Икенче урында-«Рацин - Шәле» ҖЧҖ-37 балл. Өченче урында - «АгроЛак» ҖЧҖ-37 балл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International